ЯҢАЛЫКЛАР


23
апрель, 2016 ел
шимбә

Бу атнаның дүшәмбесендә Балалар сәнгать мәктәбендә “Кайбыч йолдызчыклары” дип исемләнгән бәйге үткәрелде. Әлеге бәйге Кайбыч районы оешуның 25 еллыгы, Габдулла Тукайның тууына 130 ел, опера сәхнәсе йолдызы Галия Кайбицкаяга 110 ел тулу уңаеннан оештырылды. 

Кайбыч районы оешуның 25 еллыгы уңаеннан районда төрле чаралары узды. 19 апрель көнне мәктәп укучылары бәйрәмне спорт ярышлары белән уздырып җибәрде. 

Әле шушы көннәрдә генә Татарстан Республикасының атказанган экономисты дигән мактаулы исемгә лаек булган Ландыш Михайлова тагын бер зур җиңүгә иреште. Татарстан Муниципаль берәмлекләре Советы игълан иткән республика бәйгесендә җиңүче дип табылды һәм диплом, бүләккә лаек булды. 

Бу көнне Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә әлеге дата уңаеннан бәйрәм чарасы үтте.


22
апрель, 2016 ел
җомга

21 апрель мәктәпләрдә бу көн  “Игелекле эшләр көне” девизы астында үтте. Мәктәпләрдә игелеклелек темасына сыйныф сәгатьләре, әңгәмәләр һәм башка чаралар булып узды.


21
апрель, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Әлеге бәйрәм уңаеннан Кайбыч муниципаль районы башлыгы А.Рәхмәтуллинның җирле үзидарә хезмәткәрләренә котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте


20
апрель, 2016 ел
чәршәмбе

"Язгы игелеклелек атнасы -игелекле эшләр эстафетасы" акциясе кысаларында 20 апрель көнне район мәдәният йорты хезмәткәрләре өлкәннәр һәм инвалидлар йортында бәйрәм концерты куйдылар

"Язгы игелеклелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы” акциясе кысаларында "Йолдызчык" балалар театры төркеме лаеклы ялдагы Андреева Нина Ивановнага кунакка  килделәр


19
апрель, 2016 ел
сишәмбе

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Фиргать Басыйров хәбәр иткәнчә, 18 апрельдән 16 майга кадәр республиканың барлык районнарында да 2016 елгы язгы кыр эшләрен уздыру чорында хезмәтне саклау һәм җитештерү иминлеге таләпләрен үтәү айлыгы уза.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International