21 апрель – Җирле үзидарә көне

2016 елның 21 апреле, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле җирле үзидарә хезмәткәрләре! Сезнең барыгызны да бәйрәм белән кайнар котлыйм!

Бүген җирле үзидарә – халыкка иң якын торган хакимият структурасы, һәм аның халык белән дөрес мөнәсәбәте тулаем җәмгыятьнең кәефенә дә уңай йогынты ясый. Халыкны иң борчыган көндәлек сораулар – ТКХ, авыл һәм шәһәрләрне төзекләндерү, социаль тармак үсеше һ.б. – җирле хакимият дәрәҗәсендә хәл ителергә тиеш. Сезгә, хөрмәтле тармак хезмәткәрләре, халык ышанычын яулап, аларны муниципаль программаларны һәм проектларны тормышка ашыруда берләштерә белергә кирәк. Бүген 17 җирле үзидарә органын берләштергән Кайбыч муниципаль районында андый хезмәткәрләр бар дип уйлыйм, һәм киләчәктә дә җирле үзидарәнең финанс мөстәкыйльлеген һәм ресурс мөмкинлекләрен киңәйтүдә бергәләшеп эшләп уңай нәтиҗәләргә ирешәчәгебезгә ышанам. Һәммәгезгә исәнлек, халык мәнфәгатенә хезмәттә уңышлар һәм бәхет телим!

А.И. Рәхмәтуллин, Кайбыч муниципаль район башлыгы, район Советы рәисе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International