"Язгы игелеклелек атнасы -игелекле эшләр эстафетасы" акциясе кысаларында 20 апрель көнне район мәдәният йорты хезмәткәрләре өлкәннәр һәм инвалидлар йортында бәйрәм концерты куйдылар. Бәйрәм өлкәннәребезгә күтәренке кәеф, аралашу шатлыгы бүләк итте.