Язгы игелеклелек атнасы «Игелекле эшләр көне»

2016 елның 22 апреле, җомга

 Район мәктәпләрендә язгы игелеклелек атнасы  дәвам итә. 21 апрель мәктәпләрдә бу көн  “Игелекле эшләр көне” девизы астында үтте. Мәктәпләрдә игелеклелек темасына сыйныф сәгатьләре, әңгәмәләр һәм башка чаралар булып узды.

Зур Подберезье укучылары Бөек Ватан сугышы ветераны Шадрин Д.Н. 94 яшьлеге белән котладылар, аңа өй эшләрендә булыштылар. Ульянково, Колангы, Иске Тәрбит һәм Хуҗа Хәсән мәктәбе укучылары да авылның карт кешеләренә ярдәм иттеләр.  Чути, Олы Урсак һәм Мөрәле мәктәбе укучылары тирә-юньне чистарттылар. Ульянково мәктәбенең 5 нче сыйныф укучылары сыйныф җитәкчесе Өметбаев Ф.Ф. белән Решёткина Нина Ефимовнаның өендә булдылар.Колаңгы мәктәбенең 5-9 нчы сыйныф укучылары үзләренә билгеләнгән әби – бабайларга ярдәм иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International