Укучылар районның туган көнен спорт ярышлары белән үткәрде

2016 елның 23 апреле, шимбә

Кайбыч районы оешуның 25 еллыгы уңаеннан районда төрле чаралары узды. 19 апрель көнне мәктәп укучылары бәйрәмне спорт ярышлары белән уздырып җибәрде. 

Укучыларның Бөтенроссия Спартакиадасы кысаларында үткән җиңел атлетика ярышын район көненә багышлап үткәрделәр.13-14 яшьлек укучылар арасында Олы Кайбыч мәктәбе командасы беренче урынга чыкты. Иске Тәрбит мәктәбе – икенче, Олы Подберезье укучылары – өченче урында. Ә 15-16 яшьлек укучыларны үз эченә алган командалар арасында Иске Тәрбит, Хуҗа Хәсән, Чүти мәктәпләре җиңүче дип танылды.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International