Татарстан Республикасы Президенты кайбычлыларга күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен Дәүләт бүләкләрен тапшырды

2016 елның 20 апреле, чәршәмбе

Авыл хуҗалыгы тармагы үсешенә керткән күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен “Ак Барс Кайбыч” җәмгыятенең икенче филиалы механизаторы Александр Алексеевич Никитинга ТР Президенты Указы нигезендә “Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы” дигән мактаулы исем бирелде. 

Халык сәламәтлеге сагындагы күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Кайбыч район үзәк сырхауханәсе баш врачы Газимагомед Магомедович Магомедовка ТР Президенты Указы нигезендә “Татарстан Республикасының атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре” дигән мактау­лы исем бирелде. 

Татарстан Республикасы Президенты Указы нигезендә Кайбыч муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы мәсьәләләре буенча урынбасары Фирдүс Шәриф улы Әхмәтовка “Татарстан Респуб­ликасының атказанган төзүчесе” дигән мактаулы исем бирелде. Әлеге зур бүләккә ул районда төзелешләр алып барудагы нәтиҗәле хезмәте өчен лаек булды. 

Гражданлык хәле актларын теркәү органнарындагы нәтиҗәле хезмәте өчен район ЗАГСы начальнигы Рафия Зөфәр кызы Гайнуллинага ТР Президенты Указы нигезендә “Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелде. 

Районның финанс-икътисади үсешенә керткән күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Кайбыч муниципаль районының финанс-бюджет палатасы рәисе Ландыш Гаделҗан кызы Михайловага ТР Президенты Указы нигезендә “Татарстан Республикасының атказанган экономисты” дигән мактаулы исем бирелде.  

Массакүләм мәгълүмат чараларын үстерүдәге казанышлары һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен “ТАТМЕДИА” агентлыгының “Кайбыч таңнары” (“Кайбицкие зори») газетасы редакциясе директоры – баш редакторы Луиза Мәгыйс кызы Сөнгатуллинага ТР Президенты Указы нигезендә “Татарстан Республикасының атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләре хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелде. 

Мәгариф өлкәсендәге күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдәге уңышлары өчен Хуҗа Хәсән урта гомумбелем бирү мәктәбенең технология укытучысы Светлана Альбертовна Бартязовага ТР Президентының Рәхмәте белдерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International