Мәшгульлек үзәге хезмәтенә 19 апрельдә 25 ел тулды.
Бу көнне Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә әлеге дата уңаеннан бәйрәм чарасы үтте. Анда Татарстанның хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова республиканың мәшгульлек үзәкләре хезмәткәрләре арасында үткәрелгән һөнәри осталык бәйгесе җиңүчеләрен һәм призёрларын бүләкләде. Әлеге хезмәт барлыкка килүнең 25 еллыгына әзерлек кысаларында игълан ителгән бәйгедә һөнәренең остасы исеме өчен республика буенча 104 хезмәткәр көрәште. Кайбыч районы мәшгульлек үзәгенең баш бухгалтеры Гөлфия Ганиева әлеге бәйгенең “Кешеләргә хезмәт итүдә” номинациясендә беренче, әйдәп баручы белгеч Гөлнара Баһавиева “Халыкны эшкә урнаштыру буенча профессионал” номинациясендә өченче урынны яулады. Алар өч этап үтеп, үзләренең һөнәри осталыкларын, ирешкән уңышларын һәм иҗади идеяләрен күрсәтте.