ЯҢАЛЫКЛАР


13
май, 2016 ел
җомга

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Яшел Үзән, Югары Ослан, Кама Тамагы районнарындагы территориаль бүлеге эшмәкәрләргә, кече һәм урта бизнес вәкилләренә бушлай консультация бирә. 

 Кайбычта 17 мәктәп командасы катнашында районның 25 еллык юбилеена һәм ЮХИДИ хезмәте оешуның 80 еллыгына багышланган “Куркынычсыз тәгәрмәч” ярышы узды

Олы Кайбыч мәктәбендә Россия Федераль Куркынычсызлык Хезмәте ветераннары Ровель Кашапов, Олы Кайбычта туып-үскән Рәшит Гыйльфанов һәм Ирек Габтриев белән очрашу узды. 

Районыбыз игенче-механизаторлары язгы кыр эшләрен оешкан төстә алып бара. 12 майга район буенча барлыгы 22061 гектар мәйданда чәчү төгәлләнгән.


11
май, 2016 ел
чәршәмбе

Кайбыч авыл уртасына салынган Әфганстан сугышында катнашкан һәм һәлак булган райондашлар истәлегенә куелган монумент  янына пушка да куелды. 

7 май көнне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында Җиңүнең 71 еллыгына багышланган зур тантана узды. 

Язгы кыр эшләрен Кайбыч муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин үзенең ныклы күзәтүе астында тота.


10
май, 2016 ел
сишәмбе

Кояшлы 9 май көненең икенче яртысында  узган әлеге акция үз юлын Олы Кайбыч урта мәктәбе алдыннан башлап, район үзәгенә таба атлады


9
май, 2016 ел
дүшәмбе

Германия фашистлары өстеннән Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган бәйрәм чаралары район үзәгендә зур оешканлык белән үтте. Тантаналы митинг башланыр алдыннан район, оешма һәм предприятие  җитәкчеләре, хезмәт коллективлары вәкилләре Бөек Ватан сугышында катнашкан сугышчылар һәм тыл хезмәткәрләре мемориал комплексындагы  мәңгелек ут янына веноклар һәм чәчәкләр куйдылар


8
май, 2016 ел
якшәмбе

 Иске Чәчкаб авылы халкы һәйкәл янына җыелды. Шөкер, арада дәһшәтле, рәхимсез сугышның утын – суын кичкән ветераннар да бар, алар – Гарифҗан Хөсәенов, Зиннәтулла Заһидуллин һәм Газизулла Хәмидуллин.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International