Кайбычта “Куркынычсыз тәгәрмәч” ярышы булды

2016 елның 13 мае, җомга

Әле күптән түгел генә, Кайбычта 17 мәктәп командасы катнашында районның 25 еллык юбилеена һәм ЮХИДИ хезмәте оешуның 80 еллыгына багышланган “Куркынычсыз тәгәрмәч” ярышы узды. Аны мәгариф бүлеге һәм юл хәрәкәте иминлегенең район инспекциясе бергәләп оештырган иде. Һәр мәктәптән дүртәр кешелек команда килгән – ике кыз һәм ике егет. Юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары тантаналы линейкада мәгариф бүлеге начальнигы Илдар Шакиров һәм ЮХИДИ начальнигы Фирдүс Тимершинның фатихасын алганнан соң, ярышларга таралдылар. 

Иртән башланган ярыш, шактый озакка сузылган кебек тоелса да, аның бер генә мизгеле дә бушка узмады. Кемдер теория тапшырды, кемдер йөрү осталыгын күрсәтте. Шул арада өстәмә белемнәр дә туплана барды. Һәм менә, барлык балларны санап, нәтиҗә чыгарыр, җиңүчеләрне билгеләү вакыты да җитте.

 Командалар арасында: Мәлки – беренче, Олы Урсак – икенче, Олы Подберезье мәктәбе өченче урынга чык­ты. Малайлар арасында Мәлкидән Роман Бичарин – беренче, Борындыктан Данияр Гарәфиев – икенче, Олы Подберезьедан Иван Устимов өченче урын алды. Кызлардан Олы Урсактан Алинә Мифтахова – беренче, Мәлкидән Милана Горшкова – икенче, Олы Урсактан Фирүзә Газиева өченче урыннарга лаек булды. Командаларга, укучыларга, укытучыларга истәлекле бүләкләр тапшыр­дылар. Ә велосипед Олы Урсак мәктәбенә кайтып китте. 

Юлда велосипедлар ватылмасын, имин йөрик, һәрбарчабыз да юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтик! 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International