Иске Чәчкаб авылы халкы һәйкәл янына җыелды. Шөкер, арада дәһшәтле, рәхимсез сугышның утын – суын кичкән ветераннар да бар, алар – Гарифҗан Хөсәенов, Зиннәтулла Заһидуллин һәм Газизулла Хәмидуллин. Бүген аларга рәхмәт, хөрмәт сүзләре еш яңгырады, ә фронтта гомерләре өзелгәннәрне һәм сугыштан кайткач вафат булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар. Мәктәп укучылары һәм укытучылары әзерләгән концерт әби-бабаларыбызга имин көннәр өчен рәхмәт сүзе булып яңгырады. Алар “Үлемсез полк” акциясендә дә актив катнашты.
Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин безнең буынга тынычлык бүләк иткән сугыш ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә һәм сугыш чоры балаларына рәхмәт әйтеп, ул тынычлыкның җирдә һәрвакыт саклануын теләде.
-Бүген без рәхәт тормышта яшибез. Ил-көннәребез имин булсын, сугыш афәтләре бүтән кабатланмасын! – диде ул. - Бүгенге көндә районыбызда 23 Бөек Ватан сугышы ветераны яши, аларның өчесе сезнең авылда. Чын күңелемнән сезгә рәхмәтемне әйтәм, сәламәт булыгыз, авыру-сырхау белмәгез!
Авылның ветераннар Советы рәисе Галимулла Хуҗин Бөек Җиңү көне еллар үткән сан ерагайса да, беркемнең дә аны онытырга хакы булмавын әйтте.
-Без сезнең белән изге урында басып торабыз, бу – иске мәчет урыны, - диде ул. - Узган ел, Бөек Җиңүнең 70 еллыгында сафка баскан әлеге һәйкәлдә авылның тарихы язылган. Мондагы исем-фамилияләрне укып, йөрәк әрни, чөнки ул каһарманнарны берничек тә кире кайтарып булмый. Шул ук вакытта без алар белән чиксез горурланабыз!
- Сугышлар бүтән булмасын, без күргән авырлыклар сезгә килмәсен иде! Безне шулай хөрмәтләгән җитәкчеләребезгә рәхмәт яусын, - диде сугыш афәтен кичергән ветеран Зиннәтулла Заһидуллин.