9 Май - Җиңү көнендә Бөтенроссия «Үлемсез полк» хәрби-патриотик акциясенә Кайбыч районы халкы да кушылды

2016 елның 10 мае, сишәмбе

9 Май - Җиңү көнендә Бөтенроссия «Үлемсез полк» хәрби-патриотик акциясенә Кайбыч районы халкы да кушылды.

Кояшлы 9 май көненең икенче яртысында  узган әлеге акция үз юлын Олы Кайбыч урта мәктәбе алдыннан башлап, район үзәгенә таба атлады. Маршны район башкарма комитеты җитәкчесе А.Н. Макаров, район башлыгы урынбасары Р.Р. Хаялиев, башка рәсми затлар  җитәкләде. Шулай ук, тыныч күк йөзе өчен канлы көрәштә гомерләрен биргән, сәламәтлекләрен югалткан тулы бер буынны искә алу максатыннан әлеге маршка район предприятие, оешма җитәкчеләре, хезмәткәрләре, район белем бирү учреждениесе хезмәткәрләре, укучылар һәм дә барлык теләүчеләр кушылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International