Кайбыч районындагы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүмәткә караганда, 10 майга 18 462 гектарда чәү тәмамланган. Бу планлаштырылган чәчү мәйданының 63% тәшкил итә. Шул исәптән: бөртекле һәм кузаклы культуралар 12 362 гектар мәйданда чәчелгән (ниятләнгән күләмнең 72,6 %): язгы бодай – 6 000 га (58,6%), арпа – 3 847 га (100%), солы – 466 гектар (100%), борчак – 1 849 га (100%). Шикәр чөгендере 2 600 га мәйданда чәчелгә, бу 88,1%тәшкил итә. Язгы кыр эшләрен Кайбыч муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин үзенең ныклы күзәтүе астында тота. “Язгы кыр эшләрен уңышлы һәм үз вакытында тәмамлау – район өчен төп бурыч”,- дип белдерде ул.