Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган бәйрәм чаралары район үзәгендә зур оешканлык белән үтте

2016 елның 9 мае, дүшәмбе

Германия фашистлары өстеннән Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган бәйрәм чаралары район үзәгендә зур оешканлык белән үтте. Тантаналы митинг башланыр алдыннан район, оешма һәм предприятие  җитәкчеләре, хезмәт коллективлары вәкилләре Бөек Ватан сугышында катнашкан сугышчылар һәм тыл хезмәткәрләре мемориал комплексындагы  мәңгелек ут янына веноклар һәм чәчәкләр куйдылар.

Бөек Җиңү бәйрәме уңаеннан узасы митинг башланганчы ук, үзәк мәйданга халык агылды. Алар арасында балалар да, өлкән яшьтәгеләр дә бар. Кайбычлылар ул көнне Бөек Ватан сугышы елларында яу кырыннан кайтмый калган батыр якташларны искә алдылар. 71 ел. Бөек Җиңү таңын алып килгән кояшлы май иртәсеннән соң да шушы кадәр вакыт узган. Әмма ул елларның авыр хатирәләре генә күңелдә нәкъ кичәгедәй өр- яңа килеш саклана. Мәйданга килгән эшче- хезмәткәрләр, мәктәп укучылары, бүгенге көндә арабызда гомер кичерүче сугыш ветераннарына хөрмәт йөзеннән аларга җылы теләкләрен белдерделәр, чәчәкләр бүләк иттеләр, фронттан кайту насыйп булмаган солдатларны бер минут тынлык белән искә алдылар.

“Туган ягыбызның  һәрбер урамына, һәрбер йортына, һәрбер капкасына «сугыш» дигән тамга сугылган. Бу афәт һәрбер йортның бусагасын атлап кергән. Безнең районнан гына да явыз дошманга каршы сугышка ун  меңнән артык кеше киткән, шуларның яртылашы диярлек туган нигезләренә әйләнеп кайтмаган. Шуңа да бу бәйрәм -  шатлыклы, әмма сагышлы, моңсу бәйрәм.  Тол калган хатыннар,  ятим ускән балалар,  улларын югалткан аналар йорәгеннән сыркып чыкан моң-зар әле буген дә җаннарны телгәли, күңелләргә тынгы бирми. Туган җир даны һәм азатлыгы өчен гомерен дә кызганмаган каһарманнар турындагы якты истәлек йөрәкләребездә мәңге сакланыр!”- диде үзенең чыгышында муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Котлау Хатын Кайбыч халкына Дәүләт статистикасы федераль хезмәтенең Татарстан идарәсе җитәкчесе Валерий Кандилов җиткерде.  

Аннан соң бәйрәм тантанасы урта мәктәпләр укучыларының сафларга төзелеп бердәм маршы белән, бәйрәм концерт программасы белән дәвам итте, кыр ашханәсе эшләде. Әлбәттә, солдат боткасын татып карарга теләүчеләр күп булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International