Хәтер сагында - пушка

2016 елның 11 мае, чәршәмбе

Кайбыч авыл уртасына салынган Әфганстан сугышында катнашкан һәм һәлак булган райондашлар истәлегенә куелган монумент  янына пушка да куелды.  Бу пушка Чуваш Республикасында урнашкан хәрби частьтан Кайбыч һәм Апас хәрби комиссариаты катнашында алып кайтылды. Әфганчыларга багышланган бу монумент күптән түгел генә ачылган иде. Инде хәзер бу композицияне пушка тулыландырып җибәрде. Һәйкәл янына куелуы, әйтерсең лә, һәлак булган якташларыбыз батырлыгын искә төшереп, аларны онытмыйча хәтердә сакларга өнди.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International