ЯҢАЛЫКЛАР


19
сентябрь, 2016 ел
дүшәмбе

18 сентябрь кичке сәгать  сигездән соң барлык сайлау участокларында да бюллетеньнәр саналды  һәм район территориаль сайлау комиссиясенә тапшырылды


18
сентябрь, 2016 ел
якшәмбе

Кайбыч территориаль сайлау комиссиясеннән алынган мәгълуматләргә караганда, райондашларыбыз бүгенге сәяси вакыйгага битараф түгелләр. Кайбыч районында 18.00 сәгатькә 97% сайлаучы үз тавышын биргән.

Иртәдән  үк ачылган сайлау участокларында тавыш бирүчеләрнең  активлыгы  көндезге сәгатьләрдә дә бик югары сакланды. Төш вакытында сайлаучылар бигрәк тә актив булды

Иртәнге  сәгать 8 дә 32 участок сайлау комиссияләре һәм 212 участок сайлау комиссиясе әгъзалары эшкә керештеләр

Сезне һөнәри бәйрәмегез – Урман хезмәткәре көне белән чын йөрәктән тәбрик итәм! Чын күңелемнән сезгә барлык башлангычларда да уңышлар, сәламәтлек, бәхет, иминлек телим!


16
сентябрь, 2016 ел
җомга

Тагын ике көннән, 18 сентябрьдә, бөтен Россия күләмендә парламент сайлаулары уза. Россия Федерациясе Дәүләт Думасына депутатлар сайлау – елның төп сәяси вакыйгасы ул. Илебезнең киләчәге федераль дәрәҗәдә эшләүче депутатларның эшлекле сыйфатларына, халык фикере нигезендә дөрес карарлар кабул итүләренә күп дәрәҗәдә бәйле. 

"Көзге игелек атнасы" кысаларында "Наз" региональ иҗтимагый хәйрия фонды Кайбыч районының өлкән яшьтәге кешеләрен К.Тинчурин исемендәге театрга "Беренче мәхәббәт" спектаклен карарга чакырды.

Кайбыч районы буенча Татарстан Республикасы Югары Суды присяжный утырышчыларына кандидатлар белән,  Идел буе округы хәрби судына присяжный утырышчыларына кандидатлар белән таныша аласыз


15
сентябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Татарстанда, шул исәптән Кайбыч районында, гриппка каршы прививка ясау кампаниясе башланып китте.


14
сентябрь, 2016 ел
чәршәмбе

"Көзге игелек атнасы"  акциясе кысаларында “Игелек көнендә” 13 сентябрь көнне мәдәният хезмәткәрләре һәм фельдшер Корноухово авылында яшәүче 93 яшьлек А.Г. Неонилинаны туган көне белән котладылар


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International