Җиденче чакырылыштагы Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутатларын сайлаулар Кайбычта оешкан төстә узды.
18 сентябрь кичке сәгать сигездән соң барлык сайлау участокларында да бюллетеньнәр саналды һәм район территориаль сайлау комиссиясенә тапшырылды.
Илебез тормышында гаять мөһим булган әлеге сайлауларда Кайбыч халкы зур активлык күрсәтте – 98, 92% райондашыбыз, киләчәккә ышаныч белдереп, үз тавышларын бирде. Сайлауга килүчеләрнең 96,34%ты “Бердәм Россия” партиясен сайлаган, бермандатлы округлар буенча Илдар Гильмутдинов өчен 96,58 % райондашыбыз үз тавышын биргән.
Кайбыч муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин сайлаучыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде: “Сайлау кампаниясе барлык сайлау участокларында да оешкан төстә узды. Без кабат югары активлыгыбызны, бердәм булуыбызны күрсәттек. Барлык сайлаучыларга, оешма-учреждениеләр тирән рәхмәтемне белдерәм һәм яңадан-яңа уңышлар телим”.