Бу атнаның беренче эш көне район Советы, башкарма комитеты хезмәткәрләре өчен гадәти булмаган режимда башланып китте. Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү машинасының иртәдән үк алар эшләгән бина янына килеп туктавы да юкка гына түгел иде. Хезмәткәрләргә алдан хәбәр ителгәнчә, медиклар теләүчеләрнең барысына да бердәм рәвештә гриппка каршы вакцина ясаячак. Табиб башлап вакцинация ясатучының сәламәтлеге турында сораша, температурасын, кан басымын үлчи. Барысы да нормада булганына инангач кына, врач шәфкать туташына прививка ясарга рөхсәт бирә. Соңгы араларда аллергия кичергән, кан басымы да шактый югары булган кайбер кешеләргә, дәвалау курсы билгеләнә, прививка кичектерелә. “Үзәк сырхауханәгә гриппка каршы ике меңнән артык доза вакцина кайтты, әле ул тагын кайтачак. Урта һәм өлкән яшьтәгеләргә Россиядә җитештерелгән “Совигрипп” вакцинасы ясыйбыз. Сәламәтлегенә битараф булмаучыларның барысын да сырхауханәнең процедура кабинетында көтәбез. Вакцинацияләүне көз уртасына һәм ахырына калдырырга кирәкми, хәзер моның өчен иң кулай чор, – диде яшь табиб Алисә Рәсимовна. – Гел халык арасында булучыларга прививка ясатырга киңәш итәм, чөнки грипп –вируслы авыру. Хроник авырулы, шул исәптән, үпкә, йөрәк-кан тамырлары, симерүдән интегүчеләр, салкын тиеп еш авыручылар, гормональ препаратлар кулланучылар, шикәр диабетлы кешеләр, тәмәке тартучылар, алкогольле эчемлекләр кулланучыларга прививканы һичшиксез ясатырга кирәк, чөнки алар “риск” төркеменә керә. Ә йомырка аксымына аллергия булучыларга аны ясамыйбыз. Балалар бакчалары, мәктәпләрдә прививканы ата-аналар рөхсәте белән генә ясыйбыз.”