Район территориаль сайлау комиссиясе рәисе Эльвира Заһидуллина әйтеп узганча, сайлау көнендә райондагы 32 сайлау участогы да сайлаучыларын кабул итәргә әзер. Хуҗа Хәсән, Иске Тәрбит, Корноухово, Бәрлебашы, Афанасьевка, Салтыйган сайлау участокларында электрон юл белән тавыш бирәләр. Бу көнне районның 10664 сайлаучысы үзенең гражданлык бурычын үтәячәк. Сайлау иртәнге сәгать сигездән кичке сәгать сигезгә кадәр дәвам итә.
– Райондагы участок сайлау комиссияләре 7 сентябрьдән үз эшенә кереште инде. Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе сайтының “Үз сайлау участогыңны тап!” бүлегенә кереп, һәр кеше үз участогы турында мәгълүмат таба ала. Комиссия әгъзалары сайлаучыларын сайлауларга чакырып хатлар да җибәрде, – диде Эльвира Заһидуллина. – РФ Дәүләт Думасына сайлауларда алдан тавыш бирү кулланылмый, учеттан төшерү таныклыкларын (открепительный) әлегә 122 кеше алды. Хаҗ кылырга киткән өч кеше шундый таныклык алып китте. РФ Дәүләт Думасына сайлаулар белән бергә, Кече Мәме сайлау участогында өстәмә сайлаулар уза: авыл җирлеге депутаты да сайлаячаклар.