Көндезге 12.00 сәгатькә 77% кайбычлы сайлауларда үз тавышын бирде.

2016 елның 18 сентябре, якшәмбе

Көндезге 12.00 сәгатькә 77% кайбычлы сайлауларда үз тавышын бирде.

Иртәдән  үк ачылган сайлау участокларында тавыш бирүчеләрнең  активлыгы  көндезге сәгатьләрдә дә бик югары сакланды. Төш вакытында сайлаучылар бигрәк тә актив булды, әмма сайлау бюллетеньнәрен зур чират торып алырга туры килмәде. Чөнки кайбыч халкы үзенең кемгә тавыш бирүләренә ышанып килделәр, сайлау вакытында озак уйланып тормадылар. Кешеләрдә күтәренке кәеф, йөзләреннән илнең киләчәге өчен битараф булмаулары да  сизелеп торды.

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин гаиләсе белән иртәнге сәгатьләрдә үк сайлау участогына килделәр. Комиссиядә утыручылар һәркемне елмаеп каршы ала. Гражданлык бурычларын беренче тапкыр үтәүче 18 яше тулган яшь¬ләргә  һәр сайлау участогында да символик бүләкләр дә тапшырыла.

Кайбыч халкы җиденче чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлауга  бик актив катнаша. Моны саннар да дәлилли:  көндезге 12.00 сәгатькә барлык сайлаучыларның 77%   инде үз тавышын биргән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International