Кайбыч территориаль сайлау комиссиясеннән алынган мәгълуматләргә караганда, райондашларыбыз бүгенге сәяси вакыйгага битараф түгелләр. Кайбыч районында 18.00 сәгатькә 97% сайлаучы үз тавышын биргән.
Сайлауларда төп таләп: үтә күренмәлелек, гаделлек, тәртип. Һәр сайлау участогында да бу максаттан Россия эчке эшләр министрлыгының Кайбыч районы буенча бүлегеннән, шулай ук гадәттән тыш хәлләр бүлегеннән вәкилләр кизү тора. Сайлау участокларында күзәтүчеләр дә эшли: “Бердәм Россия” сәяси партиясе вәкилләре, КПРФтан күзәтүчеләр сайлауларның чисталыгын контрольдә тота.