Хөрмәтле урман хуҗалыгы хезмәткәрләре, тармак ветераннары!
Сезне һөнәри бәйрәмегез – Урман хезмәткәре көне белән чын йөрәктән тәбрик итәм! Табигать, урман – безнең якларның иң мөһим һәм бәя биреп бетергесез байлыкларының берсе. Безнең кәеф, балаларыбызның сәламәтлеге, һичшиксез, әйләнә-тирә мохитнең нинди торышта булуына бәйле. Менә шуның өчен дә урман тармагына бәйле булган һәркем турыдан-туры киләчәкнең сакчысы булып тора. Сез җаваплы һәм игелекле эш башкарасыз. Һөнәри осталык, фидакарьлек, тугрылык күрсәтүегез өчен рәхмәт сүзләрен кабул итегез. Чын күңелемнән сезгә барлык башлангычларда да уңышлар, сәламәтлек, бәхет, иминлек телим!
А.И. Рәхмәтуллин, Кайбыч муниципаль район Башлыгы