ЯҢАЛЫКЛАР


23
октябрь, 2017 ел
дүшәмбе

20 октябрьдә Хуҗа Хәсән урта мәктәбендә кычкырып укулар оештырылды. Шул рәвешле мәктәпнең китапханәчесе һәм башлангыч сыйныфларда белем алучы балалар Бердәм уку көнен билгеләп үтте.

19 октябрь көнне Татарстан Республикасы Дәүләт Советында “Экстремизм һәм терроризм идеологиясенә каршы тору факторы буларак гражданнар тотрыклылыгын формалаштыру” практик конференциясе узды.

Мөрәле авылы китпханәсендә шагыйрь Гали Хуҗины искә алу кичәсе уздырылды. 5 сыйныф укучыларын аның биографиясе һәм иҗаты белән таныштырдылар.

Хуҗа Хәсән урта мәктәбе китапханәчесе Светлана Бартязова, балаларда китап укуга мәхәббәт арттыру максатыннан, 6нчы сыйныф укучылары белән  “Минем хокукым бар” дип аталган конкурс уздырды.

17 октябрь көнне Хуҗа Хәсән урта мәктәбендә туган телне укытуга кагылышлы гомуми ата-аналар җыелышы узды.


21
октябрь, 2017 ел
шимбә

Кече Кайбыч авылының “Сандугач” балалар бакчасында көзге бәйрәм узды. Балалар бәйрәмгә кунакка үзләренең әбиләрен, дәү әниләрен чакырган иде. 

Кайбыч район үзәк хастаханәсендә фельдшерлар катнашында киңәшмә узды.

Олы Тәрбит авылы балалар бакчасы һәм башлангыч мәктәбендә тәрбиячеләр һәм укытучылар тарафыннан, Татарстан Республикасы Конституциясенең 25 еллыгы уңаеннан, аның барлыкка килү тарихы хакында сөйләшүләр үткәрелә.

Олы Кайбычта хәрби хезмәткә чакырылучылар белән очрашу узды

Бүген Кайбыч авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләрдән торган зур делегация Казан шәһәрендә ярминкәдә катнашты .


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International