“Сандугач” балалар бакчасында Көз бәйрәме узды

2017 елның 21 октябре, шимбә

Кече Кайбыч авылының “Сандугач” балалар бакчасында көзге бәйрәм узды. Балалар бәйрәмгә кунакка үзләренең әбиләрен, дәү әниләрен чакырган иде. 

Шулай ук авыл мәктәбе укытучылары, укучылары, китапханә хезмәткәрләре дә бәйрәмне тамаша кылды.

Матур җырлар, көз турында шигырьләр белән үрелеп барган әлеге чарада балалар да, зурлар да бердәм катнашты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International