Хуҗа Хәсән урта мәктәбендә туган телне укытуга кагылышлы гомуми ата-аналар җыелышы узды

2017 елның 23 октябре, дүшәмбе

17 октябрь көнне Хуҗа Хәсән урта мәктәбендә туган телне укытуга кагылышлы гомуми ата-аналар җыелышы узды.

Әлеге җыелышта укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Ольга Костюкова мәктәпнең яңа төр укыту программасына күчүе һәм туган телне өйрәнүдә булган үзгәрешләр белән таныштырды.

Биредә шулай ук мәктәпнең ата-аналар комитеты рәисе Марина Мурсякова чыгыш ясады. Мәктәптә туган телне өйрәнүнең мөһимлеген, үз телендә аралашкан бала телдән һәм язма сөйләмдә үз фикерләрен матуррак һәм ышанычлырак аңлата ала, дигән фикер әйтте ул.

Шул рәвешле, ата-аналар балаларга укыту планында билгеләнгән сәгатьләрдә туган телне өйрәтүгә язмача рәвештә дә үз ризалыкларын белдерде.

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International