Бүген Кайбыч авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләрдән торган зур делегация Казан шәһәрендә ярминкәдә катнашты .
Сату рәтләрендә көзге уңыш һәм терлекчелек продукциясенең киң ассортименты тәкъдим ителде. Ярминкә казанлыларны үзенең продукция төрлелеге, сыйфаты һәм түбән бәяләре белән сөендерде.
Ярминкәдә “Родина агрофирмасы” ҖЧҖ, хуҗалыклар, шәхси эшмәкәрләр, Олы Урсак, Багай, Ябалак авыл җирлекләре үз продукциясен шәһәр халкына тәкъдим итте.
Сәүдә барышы белән танышырга килгән ТР авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Николай Титов кайбычлыларның ярминкәгә әзерлегенә югары бәя бирде.