Хуҗа Хәсән мәктәбе укучылары Бердәм уку көнен билгеләп үтте

2017 елның 23 октябре, дүшәмбе

20 октябрьдә Хуҗа Хәсән урта мәктәбендә кычкырып укулар оештырылды. Шул рәвешле мәктәпнең китапханәчесе һәм башлангыч сыйныфларда белем алучы балалар Бердәм уку көнен билгеләп үтте.

Бу көнне укучыларга шулай ук китаплар күргәзмәсе дә тәкъдим ителде. Балалар әлеге күргәзмә белән танышты, әдәби викторинада да үз белемнәрен сынады.

Мәктәптә “Китапка яңа гомер бүләк ит” акциясе дә дәвам итә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International