Татар шагыйре Гали Хуҗиның тууына 105 ел тулу уңаеннан әдәби кичә узды

2017 елның 23 октябре, дүшәмбе

Мөрәле авылы китпханәсендә шагыйрь Гали Хуҗины искә алу кичәсе уздырылды. 5 сыйныф укучыларын аның биографиясе һәм иҗаты белән таныштырдылар.

Гали Хуҗи татар шагыйре, журналист, СССР Язучылар берлеге әгъзасы. 1912 елның 17 октябрендә Апас районы Карамасар авылында дөньяга килә.

Мөрәле авыл китапханәсендә шагыйрьнең фронтовик шагыйрь Мөхәммәт Садрый белән 1945 елда Австриядә төшкән фотосы саклана. Аны китапханәгә Шәүкәт Галиев бүләк итә.

Кичә барышында укучылар Гали Хуҗиның шигырьләрен укыды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International