Олы Кайбычта хәрби хезмәткә чакырылучылар белән очрашу узды

2017 елның 21 октябре, шимбә

1 октябрьдән Россия Кораллы Көчләр сафларына чакырылыш башланды. Ул 31 декабрьгә кадәр дәвам итә.

Бүген район Советының актлар залында районыбызның булачак хәрбиләре Кайбыч муниципаль районы Башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, хәрби комиссар Илшат Паймурзин белән очрашуга җыелды. Әлеге очрашуга шулай ук аларның әти-әниләре, авыл җирлекләре Башлыклары да чакырылды.

– Буыннар алмашы лаеклы дәвам итә. Сез дә, ата-бабаларыбыз үрнәгендә, Ватан сагына басасыз. Кайбыч мөстәкыйльлеген яулаган еллардан алып бүгенге көнгә кадәр ничәмә-ничә егетебез армиядә хезмәт итеп кайтты. Аларның берсе дә солдат исеменә тап төшермәде, Ватан алдындагы бурычларын намус белән үтәде. Бер ел сизелмичә дә узып китәр, исән-сау әйләнеп кайтыгыз, туган як сезне көтә, - дип Кайбыч муниципаль район башлыгы егетләргә үзенең теләкләрен, киңәшләрен җиткерде.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International