ЯҢАЛЫКЛАР


2
февраль, 2018 ел
җомга

16 февраль көнне Олы Кайбыч авылы мәдәният йорты сәхнәсендә Буа дәүләт сатира театры артистлары “Адвокат” спектаклен тамашачыга тәгъдим итәчәк.


1
февраль, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Кайбыч муниципаль район Башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Рушания Хәбибуллинага күпьеллык намуслы хезмәте өчен һәм лаеклы ялга чыгу уңаеннан Мактау грамотасы тапшырды. 

30 гыйнвар көнне Кайбыч муниципаль районы җәмәгать үзәгенең актлар залында балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең чираттагы утырышы узды.

Татарстанда өлкән яшьтәге үзешчән башкаручылар өчен оештырылып килүче “Балкыш” V республика фестивале старт алды.

Россия Федерациясе Дәүләт Думасының 7 чакырылыш депутаты Айрат Фәррахов “Бердәм Россия” партиясенең Кайбыч җирле җәмәгать бүлекчәсендә гражданнар кабул итү уздырды.

Колаңгы авылы китапханәсе методисты яшь китап сөючеләр белән экология темасына багышланган “Җир – безнең туган йортыбыз” дип аталган әңгәмә уздырды.

27 гыйнвар көнне Кече Мәме авылы китапханәсендә 5-6 сыйныф укучылары өчен “Ленинград исән” дип аталган хәтер сәгате уздырылды.


31
гыйнвар, 2018 ел
чәршәмбе

Иске Тәрбит балалар бакчасы нәниләре төрле дидиктик уеннар уйнарга ярата.

Кайбыч муниципаль районының “Өмет” комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы тарафыннан “Үзеңнең тормыш сценариеңне үзгәрт” циклыннан беренче тренинг дәресе узды. 

Олы Тәрбит авылының “Карлыгач” балалар бакчасының кечкенәләр төркемендә тәрбиячеләр бармаклар белән рәсем ясау алымын  куллана башлады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International