"Балкыш" республика фестиваленә старт бирелде

2018 елның 1 феврале, пәнҗешәмбе

Татарстанда өлкән яшьтәге үзешчән башкаручылар өчен оештырылып килүче “Балкыш” V республика фестивале старт алды. Быел ул комсомолның 100 еллыгына һәм Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 73 ел тулуга багышлана.

Фестиваль республиканың барлык районнарында берничә этапта һәм түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:

-аерым җыр;

-вокаль ансамбль;

-вокаль-инструменталь ансамбль;

-хор коллективлары;

  •  

-поэзия, нәфис сүз;

-хореография.

Кайбыч муниципаль районында сайлап алу туры март ахырында узачак. Җиңүчеләр агымдагы елның апрель аенда Буа шәһәрендә үткәреләчәк концертта катнашачак.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International