30 гыйнвар көнне Кайбыч муниципаль районы җәмәгать үзәгенең актлар залында балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең чираттагы утырышы узды.
Утырыш барышында 6 административ протокол каралды. Шулай ук комиссиянең 2017 елгы эшчәнлегенә анализ ясалып, 2018 елда оештырылачак чараларга комплекслы план төзелде.