27 гыйнвар көнне Кече Мәме авылы китапханәсендә 5-6 сыйныф укучылары өчен “Ленинград исән” дип аталган хәтер сәгате уздырылды. Әлеге чара барышында укучылар Ленинград блокадасы тарихы, тормыш кадере, батырлык турында шактый мәгълумат туплады. Яуда һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар. Электрон слайдлар аша балалар хәрби фотохроника белән танышты.