"Карлыгач" балалар бакчасыннан язалар

2018 елның 31 гыйнвары, чәршәмбе

Олы Тәрбит авылының “Карлыгач” балалар бакчасының кечкенәләр төркемендә тәрбиячеләр бармаклар белән рәсем ясау алымын  куллана башлады. Нәниләр кечкенә бармаклары белән иҗат иткән “Чебиләр”, “Миләш” рәсемнәре бик уңышлы килеп чыкты.

Уч төпләре белән ясау алымы да читтә калмады. Уч төбеннән төшкән тапларны, өстәмә элементлар белән баетып, бик кызыклы сурәтләр ясады балалар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International