Спектакльгә рәхим итегез, хөрмәтле кайбычлылар!

2018 елның 2 феврале, җомга

16 февраль көнне Олы Кайбыч авылы мәдәният йорты сәхнәсендә Буа дәүләт сатира театры артистлары “Адвокат” спектаклен тамашачыга тәгъдим итәчәк.

“...Уңышлы адвокат, ул үзенең һөнәри биеклегендә, кеше хыялланырга мөмкин булган барлык нәрсәләргә ирешкән,әмма тормыш кадерен югалткан һәм бетмәс-төкәнмәс мәшәкатьләргә тончыгып яткан вакытта аның артыннан үлем килә...

Ул, әлбәттә, моңа әзер түгел, әле эшләнәсе эшләре дә бихисап... Әмма аңа икенче шанс бирелә һәм аның ялгышырга хакы юк...”

Автор: Тәбрис Хәкимов, драматург - гамәлдәге адвокат

Режиссер: Зиннур Сөләйманов.

Сәнгать җитәкчесе: Раил Садриев.  

Билет бәясе 250 сум.

Спектакльнең башлану вакыты: 19.00 сәгать. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International