Россия Федерациясе Дәүләт Думасының 7 чакырылыш депутаты Айрат Фәррахов “Бердәм Россия” партиясенең Кайбыч җирле җәмәгать бүлекчәсендә гражданнар кабул итү уздырды.
Депутатка үз сораулары белән 5 граждан мөрәҗәгать итте. Сорауларның төп тематикасы медицина, спорт һәм мәдәни мираска кагылышлы иде.
Айрат Фәррахов сорауларның һәркайсына төгәл аңлатма бирде, кайберләрен үзенең шәхси күзәтчелегенә алды.