ЯҢАЛЫКЛАР


26
апрель, 2018 ел
пәнҗешәмбе

26 апрель бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне. Бүген бу уңайдан һәм “Татарстан музейлары язы – 2018” акциясен тәмамлап Галия Кайбицкая исемендәге музейда тантаналы чара үтте.

Сезгә хәбәр итәбез!  24 апрельдан Кайбыч өстәмә офис ПАО "АК БАРС" банкы, сезнең уңайлылык өчен үзгәрешләр кертә.  Банк клиентларны сәгать кичке 5 кадәр кабул итәчәк. 

1 майда Кайбыч район мәдәният йортында  кичке сәгать җидедә Римма Никитина катнашында дискотека булачак.

Бәясе 250 сум.

Көтеп калабыз!

 

27 апрельда Кайбыч районы мәдәният йортында кичке сәгать алтыда “Бинго” дип исемләнгән балалар өчен цирк булачак.

Бәясе 200 сумнан башлана. 4 яшькә кадәр булган балаларга түләүсез.

Көтеп калабыз!

21 апрельда Олы Кайбычта «Салават купере» спорт-сәламәтләндерү комплексында район көненең 27 еллыгына һәм Бөек Ватан сугышының 73 еллыгына багышланган 18 яшькә кадәр  егетләр   арасында көрәш ярышы узды.

21 апрельда Олы Кайбычта «Салават купере» спорт-сәламәтләндерү комплексында район көненең 27 еллыгына һәм Бөек Ватан сугышының 73 еллыгына багышланган егетләр һәм кызлар башлангыч сыйныф гомуми белем бирү мәктәпләре арасында волейбол ярышы узды.

Надежда төп гомуми белем бирү мәктәбендә парламент дәресе узды. Анда Надежда авыл җирлеге башлыгы, авыл җирлеге Советы депутаты Екатерина Савельева, мәктәп директоры Римма Мухина, сыйныф җитәкчеләре катнашты.


25
апрель, 2018 ел
чәршәмбе

24 апрельда Олы Кайбычтан Җәмилә Сәгиева кул астында “Җәүһәр” коллективы  картлар һәм инвалидлар йортына бардылар.


24
апрель, 2018 ел
сишәмбе

20 апрельда  Казан шәһәрендә «XXI гасыр кулибиннары» дип исемләнгән  уйлап табучы Республика олимпиадасы узды.

Бүген «Татарстан музейлары язы – 2018» республика акциясе кысаларында, Галия Кайбицкая исемендәге музейга, Олы Кайбыч мәктәбенен 10Б сыйныфы укучылары класс җитәкчеләре Роза Дамировна белән килделәр. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International