Надежда авыл җирлегегендә парламент дәресе үтте

2018 елның 26 апреле, пәнҗешәмбе

   Надежда төп гомуми белем бирү мәктәбендә Парламент дәресе узды. Анда Надежда авыл җирлеге башлыгы, авыл җирлеге Советы депутаты Екатерина Савельева, мәктәп директоры Римма Мухина, сыйныф җитәкчеләре катнашты. Ачык парламент дәресен үткәрү  матур традициягә әверелде. Екатерина Васильевна укучыларны җирле үзидарә хакимият органы белән таныштырды. Депутат эше турында,  җирле үзидарәнең мәгънәсе турында җентекләп сөйләде.  Укучылар  бик актив катнаштылар, үзләренең кызыксындырган сорауларын да бирделәр. Ахырда, авыл җирлеге башлыгы балаларга  үз илеңдә законнарны үтәү турында әйтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International