26 апрель бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне. Бүген бу уңайдан һәм “Татарстан музейлары язы – 2018” акциясен тәмамлап Галия Кайбицкая исемендәге музейда тантаналы чара үтте. Шигырь бәйрәменә Олы Кайбыч, Бәрлебашы мәктәпләрендә “ Экология, сәнгать,мәгариф” мәктәптән тыш эшләр үзәге” өстәмә белем бирү учреждениясе базасында эшләп килүче “Яшь таланталар” (җит. Миннуллина Ф.Ф.), “Яшь бөреләр” (җит. Мусина И.М.), “Күнелле сәхнә” (җит. Хәмидуллина А.Ф) түгәрәге әгъзалары катнашты. Укучылар үзләре иҗат иткән шигырьләрне укыдылар. Олы Кайбыч авылы “Миләшкәй” балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар Габдулла Тукайның шигырьләрен югары осталыкта башкарулары белән таң калдырды. Бәйрәмгә шулай ук кунак итеп Кайбыч муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Эльвира Зәһидуллина, социаль яклау бүлеге начальнигы Чулпан Камалиева, районыбызның яшь шагыйрәсе Гөлназ Сөнгатуллина чакырылган иде. Алар барысы да үзешчән шагыйрәләр, укучыларга һәм килгән кунакларга үзләренең иҗат җимешләрен, туган якка, мәктәп елларына, балаларга багышланган шигырьләрен бүләк иттеләр. Китапханә хезмәткәрләре музей залында Габдулла Тукайга багышланган китаплар күргәзмәсе оештырдылар.