"Җәүһәр" исемендәге хореография төркеме Кайбыч районы интернатында чыгыш ясадылар

2018 елның 25 апреле, чәршәмбе

  24 апрельда Олы Кайбычтан Җәмилә Сәгиева кул астында “Җәүһәр” коллективы  картлар һәм инвалидлар йортына бардылар. Спорт-сәламәтләндерү комплексында пенсионерлар белән оешкан "Җәүһәр" исемендәге хореография төркеме концерт номерлары белән чыгыш ясадылар. Концерт тәмамланганнан соң үз куллары белән бәйләгән башмаклар барлык интернатта яшәүчеләргә тапшырдылар һәм чәй янына тәмле-томнар әзерләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International