21 апрельда Олы Кайбычта «Салават купере» спорт-сәламәтләндерү комплексында район көненең 27 еллыгына һәм Бөек Ватан сугышының 73 еллыгына багышланган егетләр һәм кызлар башлангыч сыйныф гомуми белем бирү мәктәпләре арасында волейбол ярышы узды.
Волейбол ярышы буенча егетләр арасында Иске Чәчкаб мәктәп укучылары (тренеры Илнур Хәсәнов һәм Лилия Хәйретдинова кулы астында) дүрт ел буе беренче урынны алып баралар. Икенче һәм өченче урынны Колангы һәм Федоровск мәктәпләре яулады.
Кызлар арасында тренер Юрий Григорьев кулы астында дүртенче ел буе беренче урынны Федоровск мәктәбе алып бара. Икенче һәм өченче урын Колангы һәм Иске Чәчкаб мәктәпләрендә.
Урыннар алган командалар кубок һәм дипломнар белән бүләкләнделәр.
Барлык җиңүчеләрне һәм призерларны котлыйбыз һәм уңышлар телибез!