20 апрельда Казан шәһәрендә «XXI гасыр кулибиннары» дип исемләнгән уйлап табучы Республика олимпиадасы узды. Әлеге олимпиада Татарстан Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан оештырылган. Анда Кайбыч районыннан 9 сыйныф укучысы Кошман төп гомуми белем бирү мәктәбеннән Салават Садриев та катнашты. Ул “Сәнәгый технологияләр һәм робототехника” номинациясендә мини-трактор проектын яклады һәм беренче урынга лаек булды. Без аны котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар теләп калабыз.