21 апрельда Олы Кайбычта «Салават купере» спорт-сәламәтләндерү комплексында район көненең 27 еллыгына һәм Бөек Ватан сугышының 73 еллыгына багышланган 18 яшькә кадәр егетләр арасында көрәш ярышы узды.
Волейбол белән параллель рәвештә, көрәш ярышлары узды. Анда Кече Мими мәктәбе Владимир Токсаров җитәкчелегендә җиңү яулады. Алар исәбендә алты беренче, дүрт икенче һәм ике өченче урыннар шәхси зачетта. Икенче урынны Мәлки, өченчене Кошман мәктәбе яулады.
Шәхси зачетта призлы урыннар түбәндәгечә бүленде:
30 килограмга кадәр авырлык категориясендә: - Эдуард Давыдов (Кече Мими), Нияз Әхмәдуллин (Кошман), Булат Ефремов (Иске Тәрбит);
32 килограмга кадәр: - Виктор Самара (Кече Мими), Илсаф Саттаров һәм Азат Девликамов (Кошман);
36 килограмга кадәр – Николай Рябчиков һәм Динар Хәбибуллин (Мәлки), Петр Николаев (Иске Тәрбит);
43 килограмга кадәр – Денис Рыбаков (Кече Мими), Инсаф Низаметдинов (Кече Кайбыч), Алмаз Закиров (Кошман);
50 килограмга кадәр – Алексей Владимиров, Владимир Козин һәм Андрей Рыбаков (барысы да – Кече Мими);
60 килограмга кадәр: – Иван Токсаров, Владимир Синягин һәм Максим Блохин (барысы да – Кече Мими);
70 килограмга кадәр – Владислав Филиппов һәм Кирилл Козин (Кече Мими), Артем Лебедев (Мәлки);
70 килограмнан артык – Илья Маланьев (Мәлки), Александр Рыбаков (Кече Мими), Валерий Мухин (Чути).
Кайбыч җирле бүлекчәсе «Бердәм Россия» партиясе барлык җиңүчеләргә һәм призерларга мактау грамоталары, истәлекле медальләр һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырдылар.
Барлык җиңүчеләрне һәм призерларны котлыйбыз һәм уңышлар телибез!