ЯҢАЛЫКЛАР


26
май, 2018 ел
шимбә

Бүген 26 май көнне Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин кулы астында эшлекле киңәшмә үтте. Анда  оешма җитәкчеләре һәм авыл җирлеге башлыклары катнашты.

 

Хөрмәтле православие динен тотучылар һәм кунаклар!

Сезне чын күңелдән һәм ихластан  Изге Троица бәйрәме белән котлыйм.

Изге Троица - халык йолалары һәм чиркәү кагыйдәләре белән үрелгән православие бәйрәмнәренең берсе. Ул яхшылыкны, мөрхәмәтлекне һәм рухи чисталыкны символлаштыра.


25
май, 2018 ел
җомга

Бүген эшмәкәрләр бәйрәмендә без энергияле, көчле рухлы кешеләрне хөрмәтлибез. Сез социаль тотрыклылыкны тәэмин итүгә үзегездән саллы өлеш кертеп, мөһим һәм җаваплы эш башкарасыз.

Болгар Радиосын 27 майда 8.24тә "Авыл сулышы" тапшыруында 91,5 FM дулкында тыңлагыз.

1 июнь көнне 18.00 сәгатьтә район мәдәният йортында “Игелек кыл” дип исемләнгән хәйрия концертына чакырып калабыз! Бәясе 250 сум. Рәхим итегез!

24 майда район мәдәният Йортында һөнәри яңадан әзерләү кысаларында 12 клуб учреждения хезмәткәрләре диплом эшләрен якладылар.

2018 елның 21 маенда Кайбыч районының мәшгульлек үзәге, “Инновация”  уку үзәге белән бердәмлектә “Эшчеләрне һәм инженерларны популярләштерү” республика программасы проекты кысаларында  чара үткәрде. 

Соңгы көннәрдә Кайбыч районы вәкилләре ТНВ каналында актив катнаштылар. 24 май көнне бердәм дәүләт имтиханнарына багышланган “Таяну ноктасы”  тапшыруы узды.

Кайбыч районында Уфадагы Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия театры драматург Туфан Миңнуллин әсәре буенча спектакль куйды.


24
май, 2018 ел
пәнҗешәмбе

23 май көнне Кайбыч районында Россия пенсия фондының клиентлар хезмәтендә (бүлег хокукларында) гражданнарны кабул итү көне узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International