Бүген 26 май көнне Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин кулы астында эшлекле киңәшмә үтте. Анда оешма җитәкчеләре һәм авыл җирлеге башлыклары катнашты.
Киңәшмәдә 2 атнаның нәтиҗәләрен ясадылар. Полиция начальнигы Рушан Хузин, онкология табибы Бәхтияр Нигъматуллин, мәгариф бүлеге башлыгы Ильдар Шакиров докладларын тыңладык.
«Татарстан Республикасының дәүләт телләре буенча законнар үтәлеше турында» доклады белән Кайбыч район башлыгының урынбасары Рамис Хаялиев чыгыш ясады.
Ахырда, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Троица бәйрәме белән котлады. Барысына да уңышлар һәм исәнлек-саулык теләде.