ЯҢАЛЫКЛАР


28
май, 2018 ел
дүшәмбе

2018 елның 26 маенда “Рябинушка” һәм “Радуга” вокаль ансамбльләре “Каравон” XXVI Бөтенроссия рус фольклоры фестивалендә Кайбыч районын тәкъдим итте.

2018 елның 22 маенда Кайбыч районында муниципаль программа буенча юл эшләре башланды.

Чути авылының Х.Такташ урамында  юлларны  вак таш катнашмасыннан җәю бара.


26
май, 2018 ел
шимбә

2018 елның 15 мартыннан IX «Яңа караш» Бөтенроссия социаль реклама конкурсында катнашучыларны теркәү башланды.

29 майда сәгать 8:00-12:00 кадәр Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе балигъ булмаган балаларга килешү төзү мәсьәләләре буенча "Бердәм кайнар линия көне" үткәрә.

Бүген 26 май көнне Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин кулы астында эшлекле киңәшмә үтте. Анда  оешма җитәкчеләре һәм авыл җирлеге башлыклары катнашты.

 

Хөрмәтле православие динен тотучылар һәм кунаклар!

Сезне чын күңелдән һәм ихластан  Изге Троица бәйрәме белән котлыйм.

Изге Троица - халык йолалары һәм чиркәү кагыйдәләре белән үрелгән православие бәйрәмнәренең берсе. Ул яхшылыкны, мөрхәмәтлекне һәм рухи чисталыкны символлаштыра.


25
май, 2018 ел
җомга

Бүген эшмәкәрләр бәйрәмендә без энергияле, көчле рухлы кешеләрне хөрмәтлибез. Сез социаль тотрыклылыкны тәэмин итүгә үзегездән саллы өлеш кертеп, мөһим һәм җаваплы эш башкарасыз.

Болгар Радиосын 27 майда 8.24тә "Авыл сулышы" тапшыруында 91,5 FM дулкында тыңлагыз.

1 июнь көнне 18.00 сәгатьтә район мәдәният йортында “Игелек кыл” дип исемләнгән хәйрия концертына чакырып калабыз! Бәясе 250 сум. Рәхим итегез!

24 майда район мәдәният Йортында һөнәри яңадан әзерләү кысаларында 12 клуб учреждения хезмәткәрләре диплом эшләрен якладылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International