Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Изге Троица бәйрәме белән котлый!

2018 елның 26 мае, шимбә

Хөрмәтле православие динен тотучылар һәм кунаклар!

Сезне чын күңелдән һәм ихластан  Изге Троица бәйрәме белән котлыйм. Изге Троица - халык йолалары һәм чиркәү кагыйдәләре белән үрелгән православие бәйрәмнәренең берсе. Ул яхшылыкны, мөрхәмәтлекне һәм рухи чисталыкны символлаштыра. Бу көнне мәңгелеккә киткән туганнар, якын кешеләр искә алына. Троица бәйрәме-  халыкны берләштерә,  якынайта.

Бәйрәм уңаеннан барыгызны да котлыйм! Сезгә ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, җан тынычлыгы телим.

 

Татарстан Республикасының

Кайбыч районы

башлыгы                                                                                                                                             Альберт Рәхмәтуллин

                                                        

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International