Кайбыч районында Уфадагы Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия театры драматург Туфан Миңнуллин әсәре буенча спектакль куйды. Әлеге спектакль «Буа: диалог киңлегендә» Халыкара театр фестивале кысаларында куелды. Фестивальдә илебездән генә түгел, чит илләрдән дә килгән театрлар да катнаша. Уфа шәһәренең Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия театры артистларының Кайбыч районына әле беренче генә тапкыр килүләре. Татарстанның танылган драматургы Туфан Миңнуллин әсәре буенча куелган «Эзләдем, бәгърем, сине» мелодрамасын тәкъдим иттеләр тамашачыларга.
Башкортстан артистлары белән бергә Мәскәү вәкилләре – театр сәнгате өлкәсендәге эксперт Советы рәисе, әйдәп баручы театраль тәнкыйтьче Александр Вислов, бүгенге көндә сәхнәгә куелган спектакльләр турындагы бик күп мәкаләләр авторы, тәнкыйтьче Анна Банасюкевич, Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театрыннан тәнкыйтьче Нияз Игъламов, Буа дәүләт драма театрының репертуар буенча редакторы Наилә Гайнуллина килгән иде.
Театрны район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин карады. Ул театрның баш режиссерына һәм театрны күрсәткән артистларга зур нәтиҗәле иҗади эшләре өчен рәхмәтен белдерде һәм аларга бүләк тапшырды. - Ике генә артист катнашындагы спектакль дә була икән. Күңелгә үтеп керерлек итеп уйнадылар, инвалидларның яшәү өчен көрәшүләрен, җылы сүзгә, игътибарга мохтаҗ булуарын, назга сусаган күңелләрнең яратуга хакы барлыгын тулсынча ачып салдылар. -диде район башлыгы. Театрның режиссеры район башлыгына чакырганы өчен һәм ярдәм иткәне өчен рәхмәт әйтте. Источник: Кайбицкие зори