Кайбыч районы мәктәп укучыларына “Эшче булырга яхшы, ләкин инженер булырга тагын да яхшырак” дигән чара үткәрделәр

2018 елның 25 мае, җомга

   2018 елның 21 маенда Кайбыч районының мәшгульлек үзәге, “Инновация”  уку үзәге белән бердәмлектә “Эшчеләрне һәм инженерларны популярләштерү” республика программасы проекты кысаларында  чара үткәрде.  Әлеге чара һөнәри юнәлеш бирүгә багышланган өлкән яшьтәге укучыларга  “Эшче булырга яхшы, ләкин инженер булырга тагын да яхшырак”  дигән темага кагылды.

   Кайбыч районы мәктәпләреннән 20 укучы Иннополис шәһәре һәм Казан шәһәренең Казан дәүләт энергетика университеты базасында «Энергия нәтиҗәлелеге үзәгендә» булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International