Кайбычлылар - ТНВ каналында!

2018 елның 25 мае, җомга

Соңгы көннәрдә Кайбыч районы вәкилләре ТНВ каналында актив катнаштылар. 24 май көнне бердәм дәүләт имтиханнарына багышланган “Таяну ноктасы”  тапшыруы узды. Анда Кошман мәктәбе директоры Илмас Хамидуллин актив катнашты. Шушы ук тапшыруның “Авылның киләчәге бармы?” дигән тема белән узганында район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев катнашты. Тапшыру эфирга киләсе атнаның башында чыгачак.

Алдан хәбәр ителкәнчә, “Җырлыйк әле” тапшыруында да кайбычлылар катнаштылар. Тапшыру Татарстанның ТНВ-каналында 2 июнь кичендә 20:30 сәгаттә чыгачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International