ЯҢАЛЫКЛАР


29
май, 2018 ел
сишәмбе

  2018 елның 30 маенда Татарстан Республикасы буенча һәм Казан шәһәрендә  көндезен һәм төнлә сәгать  12:00-20:00  кадәр  20-25 м/с тизлектә каты җил, яшен булуы ихтимал.

Бердәм Дәүләт һәм муниципаль услугалар порталыннан Федераль салым хезмәте биргән дәүләт услугаларын алу мөмкинлеге булуын  искә төшерәбез.

Халыкка мәдәни-ял хезмәте күрсәтү үзәге директоры, “Әкият” балалар курчак театры җитәкчесе Венера Марат кызы Сафиуллинаның 29 майда 50 яшьлек юбилее!

Бүген "Миләшкәй" балалар бакчасыннан балалар үзләренең тәрбиячеләре белән  район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин янына килделәр. Алар район башлыгын чыгарылышка чакырдылар.

Бүген 29 май көнне сәгать 8.00-12.00 кадәр Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе "Кайнар линия" үткәрә.

29 майда көндез һәм төнлә  Татарстан Республикасы буенча һәм Казан шәһәрендә урыны белән төньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына 15 – 17 метрга кадәр булачак.   Татарстанда төнлә урыны белән туфракта -1 градуска кадәр кырау көтелә.

27 апрельдә “Салават күпере” спорт сәламәтләндерү комплексында чик саклаучыларның 100 еллыгына багышланган каратэ буенча ярышлар узды.


28
май, 2018 ел
дүшәмбе

Бүген 2018 елның 28 маенда Буа шәһәрендә  авыл җирлекләре башлыклары өчен семинар-киңәшмә үткәрелде.

2018 елның 1 гыйнварыннан икенче балалары туган аз керемле гаиләләр ана капиталыннан айлык түләүләр алырга хокуклы. Әлеге акча балага 1,5 яшь тулганчы түләнә. Мондый айлык түләүләргә Татарстаннан өч гариза кабул ителгән. 

Бердәм дәүләт   күчемсез милек реестрында булган теләсә нинди мәгълүматне безнең илнең төрле регионыннан алып була.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International